 
Көтәм. 
Төннәрем озын,
Төшемдә - йөзең,
Күкрәгем кыса,
Әйтүең кыйсса.
Кайт - 
Кулларым җылы,
Бозлардай җилең,
Карашың авыр,
Сабыр ит, сабыр бул.
Бирмәм 
Яманга ирек,
Җаныңны төреп 
Явыздан саклыйм.
Кайт -
Учымда чеби,
Эчемдә - сабый,
Үзәгеңдә кар,
Минеке - кайнар.
Елар 
Күзләрем-елга,
Суларымны эч.
Йөрәгем тыныч:
Өзелмәс җебең,
Корымас җирең,
Терелер тәнең,
Мин сине көтәрмен,
Мин сине көтәрмен.