Qara Qura - Küçermə текст песни

Все тексты песен Qara Qura

Чит күзләр аша гел карыйсың галәмгә
Чит канун буенча тырышасың яшәргә
Без күчермә кебек Югалган тамырлар
Без бөтенләй буталдык буйсынучы коллар

Балачактан утыра безнең уйларда
Ялган нигез ә без аның астында
Баш миен корт сыман кимерә
Кем без - безнең өчен гел җавап бирә

Туган телдә ярамый ул сайланмаган
Син үз урыныңны бел - үзаң югалган
Безгә кадәр тарих юк булса - төзәтә
Иң мөһиме күндәм бул дин көтүне көтә

Балачактан утыра безнең уйларда
Ялган нигез ә без аның астында
Баш миен корт сыман кимерә
Кем без - безнең өчен гел җавап бирә

Балачактан утыра безнең уйларда
Ялган нигез ә без аның астында
Баш миен корт сыман кимерә
Кем без - безнең өчен гел җавап бирә

ДОБАВИТЬ ТЕКСТ В ЛИЧНЫЙ СПИСОК

Комментарии

Имя:
Сообщение: