Мин яратам сине, Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкерәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.
Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен -
Татар телең өчен яратам.
Мин яратам сине, Татарстан,
Тугайларың өчен яратам,
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.
| 1 | Уфтанма |
| 2 | Салават абый |
| 3 | Пар балдаклар |
| 4 | Жэяуле буран |
| 5 | Башкортостан татарлары |
| 6 | Гафу ит, иркэм |